Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда 28 яшьлек кызны вәхшиләрчә кадап үтергәннәр

Кызның мәетен аның белән бергә яшәүче ир-ат тапкан.

28 яшьлек кызны үтерүдә гаепләп Ижевски өлкәсеннән килгән 21 яшьлек егетне кулга алганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кызны 28 майда бик күп тапкыр пычак белән кадалган килеш бергә яши торган ир-ат тапкан. Полиция тиз арада аны үтерүдә шикләнелүче егетне тоткарлаган.

Якынча мәгълүматлар буенча, җинаятьче бу кызга 18 тапкыр пычак белән кадаган.

"Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Чыганак: Интертат.ру

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев