Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда 3 айлык баласын кыйнаган ир судта соңгы сүз белән чыгыш ясаган

Бүген Казанның Киров районы судында 23 яшьлек Евгений Абдрахманов эше каралды. Ул үзенең өч айлык кызының сәламәтлегенә аңлы рәвештә зур зыян китерүдә гаепләнә. Тикшерү фаразы буенча, 2016 елның 1 июнь төнендә бала елый башлаган. Аның 19 яшьлек әнисе ирен уятып, баланы карарга кушкан, үзе бәдрәфкә киткән. Яшь әти сабыйны тынычландырып...

Бүген Казанның Киров районы судында 23 яшьлек Евгений Абдрахманов эше каралды. Ул үзенең өч айлык кызының сәламәтлегенә аңлы рәвештә зур зыян китерүдә гаепләнә.

Тикшерү фаразы буенча, 2016 елның 1 июнь төнендә бала елый башлаган. Аның 19 яшьлек әнисе ирен уятып, баланы карарга кушкан, үзе бәдрәфкә киткән. Яшь әти сабыйны тынычландырып караган, әмма бәләкәчне тынычландыра алмагач, аны кыйный башлаган.

Чакыруга килгән табиблар баланы хастаханәгә алып киткән. Кыз баш сөяге - ми җәрәхәте алган, чигә сөякләре сынган, баш миенә зыян килгән. Әтисе сугудан баланың авызындагы имезлеге дә ярылган.

Шулай ук тикшерүчеләр фикеренчә, баланың әтисе февральдән июньгә кадәр вакыт аралыгында кызы белән өйдә калганда аны кыйнай торган булган. Баланың шулай ук иңбашы, кабыргалары сынган, башы җәрәхәтләнгән.

Габдрахманов үз гаебен таныган. Гаиләсеннән һәм туганнардан гафу үтенгән. Үзенең һәртөрле җәзага әзер булуын әйткән.

Суд Евгений Габдрахмановка карата үз карарын 30 ноябрьдә игълан итәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев