Теләче Информ

Казанда 31 яшьлек ир-ат 15 яшьлек кызга һөҗүм иткән

Казан урамында балигъ булмаган кыз баланы пистолет белән куркыткан кешене тоткарлаганнар.

Казанда 15 яшьлек кыз балага пистолет белән һөҗүм иткән 31 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Вакыйга Фучик урамындагы бер йорт янында булган.

"10 декабрьдә "Азино-2" полиция бүлегенә Совет районында яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Аның балигъ булмаган кызына пистолет белән янаганнар. бу хатын билгесез ир-атны җинаять җаваплылыгына тартуны сорый. Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре шаһитларны сораштырган. Фаҗига ничек булганын тиз ачыклаганнар", - дип сөйләделәр Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә.

Казанда яшәүче ир-атны өендә тоткарлаганнар. Фатирда тентү барышында пистолет табыла.

Реклама

 

Ир-ат гаебен таный, җинаять эшләгәндә исерек булуын әйтә. Аңа карата җинаять эше ачылган. 

Фото: https://pixabay.com | Tumisu

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: