Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда 8 яшьлек малай төзелештә коега егылып һәлак булган

Казанның Совет районында 8 яшьлек малай төзелештә коега төшеп китеп һәлак булган, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Аның үле гәүдәсен 2 сентябрь кичендә «Виктория Материк» бакчачылык ширкәтендә төзелә торган коттедж янындагы коедан табып алалар. Башлангыч мәгълүматларга караганда, малай дусты белән коттедж...

Казанның Совет районында 8 яшьлек малай төзелештә коега төшеп китеп һәлак булган, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Аның үле гәүдәсен 2 сентябрь кичендә «Виктория Материк» бакчачылык ширкәтендә төзелә торган коттедж янындагы коедан табып алалар.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, малай дусты белән коттедж территориясендә уйнаган. Кайсыдыр бер мизгелдә ул люкны каплап торган тактага баскан һәм ике метр чамасы тирәнлектәге коега төшеп киткән. Малай коега егылганнан соң такта люкны янә ябып куйганлыктан, дусты аны бер кайдан да таба алмагач, әлеге хәл турында әти-әниләренә сөйләп биргән. Ике сәгать эзләгәннән соң малайның гәүдәсен өскә чыгарганнар.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү эшләре үткәрелә.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X