Теләче Информ

Казанда “Ак Барс” хоккей клубы сакчысын урлаганнар

Ят кешеләр зыян күрүчене өй янында көтеп торып, көчләп машинага утырталар һәм Чувашиягә алып китәләр. "Анда мине кыйнауларын дәвам иттеләр, акча янчыгымне алдылар, 9 мең акчам бар иде. Берара җай чыгып миңа алардан качарга мөмкинлек булды, юлда мин такси тоттым. Козловка авылы полициясе бүлегендә урлау турында гариза яздым. Әмма аны...

Реклама

Ят кешеләр зыян күрүчене өй янында көтеп торып, көчләп машинага утырталар һәм Чувашиягә алып китәләр.

"Анда мине кыйнауларын дәвам иттеләр, акча янчыгымне алдылар, 9 мең акчам бар иде. Берара җай чыгып миңа алардан качарга мөмкинлек булды, юлда мин такси тоттым. Козловка авылы полициясе бүлегендә урлау турында гариза яздым. Әмма аны кабул итүдән баш тарттылар һәм мине, җинаять алар территориясендә кылынмаган дип, Татарстанга депортацияләделәр. Якындагы юл-патруль хезмәтендә мине машинага утырттылар да районның полиция бүлегенә китерделәр. Анда мине тәүлекләр буе бикләп тоттылар", - дип сөйли Илдар Ишбулатов.

РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе тикшерүләр үткәргәннән соң РФ Җинаять кодексының 126нчы маддәсе буенча ("Кеше урлау") җинаять эше кузгатыла. Зыян күрүче сүзләреннән чыгып хокук саклау органнары тарафыннан шикле кешеләрнең фотороботлары төзелә һәм шәхесләре ачыклана.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: