Казанның Гаврилов урамындагы гадәттән тыш хәл 24 сентябрьдә төнлә булган иде. "Хендэ" автобусының дөрләп янган вакытын видеога төшереп алучылар да булган. Әлеге видеоязма интернет челтәрендә дә пәйда булды. Коткаручылар килгәндә пассажир транспорты дөрләп янган була инде. Шуңа да пассажир автобусын коткарып калырлык булмый. Янгын 20 минутта сүндерелә, автобус тулысынча янып...
Казанның Гаврилов урамындагы гадәттән тыш хәл 24 сентябрьдә төнлә булган иде.
"Хендэ" автобусының дөрләп янган вакытын видеога төшереп алучылар да булган. Әлеге видеоязма интернет челтәрендә дә пәйда булды. Коткаручылар килгәндә пассажир транспорты дөрләп янган була инде. Шуңа да пассажир автобусын коткарып калырлык булмый. Янгын 20 минутта сүндерелә, автобус тулысынча янып бетә.
Янгын чыгу сәбәпләре тикшерелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз