Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда "Автоледи-2017" республика бәйгесе финалында 56 гүзәл зат катнаша

Бүген Казанда ТР ЮХИДИ бинасы янындагы мәйданчыкта хатын-кызлар арасында «Автоледи-2017» Республика машина йөртү осталыгы конкурсы ачылды. Анда ярышларның шәһәр һәм район этапларында җиңгән 56 гүзәл зат катнаша. Алар алдында бәйгенең өч этабын үтү бурычы тора. Конкурсның иң өлкән катнашучысына - 63 яшь. Наталья Березовская Бөгелмә районын тәкъдим итә. Аның машина...

Бүген Казанда ТР ЮХИДИ бинасы янындагы мәйданчыкта хатын-кызлар арасында «Автоледи-2017» Республика машина йөртү осталыгы конкурсы ачылды. Анда ярышларның шәһәр һәм район этапларында җиңгән 56 гүзәл зат катнаша. Алар алдында бәйгенең өч этабын үтү бурычы тора.



Конкурсның иң өлкән катнашучысына - 63 яшь. Наталья Березовская Бөгелмә районын тәкъдим итә. Аның машина йөртү стажы - 8 ел.

«Машинада дачага, гөмбәгә, җиләк һәм үләннәр җыярга йөрим, оныкларымны түгәрәкләргә илтәм. Конкурс алдыннан бераз дулкынлану хисләре кичерәм», - ди ул.



Конкурсның иң яшь катнашучысына - 18 яшь. Ксения Федотова Чистай районыннан килгән. Машина йөртү таныклыгын әле күптән түгел генә алган.

«Бала чагымнан машина йөртергә яратам, моңа әтием өйрәтте. Бәйгедәге барлык биремнәрне җиңел дип саныйм. Әтием әйтүенчә, машинаның нинди булуы түгел, ә аның йөртүчесе нинди булуы мөһим», - ди Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының беренче курс студенты.



Хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгы конкурсы Татарстанда 17нче тапкыр үткәрелә. Ачылыш тантанасында гүзәл затларны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сәламләде.

«Юлларда автомобильләр саны ел саен арта бара. Узган ел нәтиҗәләре буенча, республикада машина йөртү таныклыгы алган 18 мең кешенең 11 меңе - хатын-кызлар. Минем фикеремчә, гүзәл затлар юлларда кагыйдәләрне ир-атларга караганда азрак боза. Сез башка машина йөртүчеләр өчен үрнәк булырсыз дип өметләнәм», - диде ул бәйгедә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Конкурсантлар алдында беренче тапкыр ярышларның өч этабын (теория, практика һәм «Юлларда иминлек - уртак эшебез» дигән темага баннерлар бәйгесе) үтү бурычы тора. Өченче этап гомуми зачеттан тыш уздырыла. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев