Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш турниры башланды

. Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча республикакүләм ярышлар башланды. Ир-егетләр арасында 22 нче мәртәбә уздырыла торган бәйге ике көн - 20-21 октябрь көннәрендә барачак. Бил алышулар 60, 70, 80, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан югары авырлыкта оештырыла. Быелгы турнирда...

. Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча республикакүләм ярышлар башланды. Ир-егетләр арасында 22 нче мәртәбә уздырыла торган бәйге ике көн - 20-21 октябрь көннәрендә барачак.

Бил алышулар 60, 70, 80, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан югары авырлыкта оештырыла. Быелгы турнирда көч сынашырга 51 командадан 305 көрәшче килгән. Аерым алганда, 60 килограммда - 46, 70тә - 53, 80дә - 64, 90да - 42, авырлыклары төгәл бер центнер булганнар арасында - 34, 130 килограммда - 39, югары авырлыкта - 27 көрәшче җыелган. Узган елгы бәйгедә 52 командадан 323 көрәшче бил алышкан иде.

Быел үз көчен сынарга килүчеләр арасында Татарстан районнары гына түгел, Марий Эл республикасы командасы данын яклаучы: көрәшчеләр исемлегенә "адашып килеп кергән" Марий Элның "Йола" агрохолдингы командасы өчен 70 килограммга кадәрге авырлыкта бил алышучы Дилүс Фәйзрахманов та бар.

Бил алышулар бүген кичкә кадәр дәвам итә. Ярышларның тантаналы ачылышы 13.00 сәгатькә билгеләнгән.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев