Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда бер билет белән берничә автобуста йөреп булачак

Җәмәгать транспортының маршрут схемасы күпләрдә ризасызлык уята. Казанда халык, автобуслар йөрешен үзгәртергә кирәк, дип, шәһәр мэриясенә дә еш мөрәҗәгать итә. Казанга килгән авыл халкы өчен дә аңлаешлы, тиешле урынга тиз алып барып җиткерә торган маршрутлар кирәк. Ниһаять, киләсе елның 1 маеннан Казанда җәмәгать транспорты яңача йөри башлаячак. «Барлык халыкның да...

Җәмәгать транспортының маршрут схемасы күпләрдә ризасызлык уята. Казанда халык, автобуслар йөрешен үзгәртергә кирәк, дип, шәһәр мэриясенә дә еш мөрәҗәгать итә. Казанга килгән авыл халкы өчен дә аңлаешлы, тиешле урынга тиз алып барып җиткерә торган маршрутлар кирәк.

Ниһаять, киләсе елның 1 маеннан Казанда җәмәгать транспорты яңача йөри башлаячак. «Барлык халыкның да таләпләрен канәгатьләндереп булмаса да, күпчелекнең фикерләрен исәпкә алачакбыз», - диде шәһәр мэры Илсур Метшин. Транспорт маршруты схемасын төзү белән Мәскәүнең фәнни-тикшеренү автомобиль транспорты институты шөгыльләнәчәк. Тәҗрибәсе җитәрлек - Воронежда, Иваново, Көньяк Сахалинда юллар схемасын әлеге оешма төзегән. Төп максат - бер урыннан икенче урынга мөмкин кадәр азрак акча сарыф итеп, бер генә транспортта бару мөмкинлеге булдыру. Бер билет белән икенче транспортка күчеп утырып бушлай барырга да мөмкин булачак. Дөрес, билгеле шарты бар: юлда барган өчен транспорт картасы белән түләргә туры киләчәк һәм бер сәгать эчендә берничә автобуска утырып өлгерергә кирәк булачак. Бу үзгәрешләрдән соң юлда йөрү өчен билет бәяләре артырмы - вакыт күрсәтер. Әлегә белгечләр тикшерү эшләре белән мәшгуль. Кайсы урыннарда кеше күбрәк йөри, кемгә ничек уңайлы булачагын өйрәнәләр. Тәкъдимнәрне (843) 275-30-50 «кайнар элемтә» номерына юлларга мөмкин.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X