Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда бер ир-ат күршесен балта белән сугып үтергән

Татарстанда яшәүче үз күршесен үтергән, дип шикләнелә, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. 21 августта Казанның 18 нче хастаханәсенә башы яраланган 55 яшьлек ир-ат китерелгән, әмма озак тормаган, үлгән. Бу очракка карата "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять кылуда мәрхүмнең...

Татарстанда яшәүче үз күршесен үтергән, дип шикләнелә, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
21 августта Казанның 18 нче хастаханәсенә башы яраланган 55 яшьлек ир-ат китерелгән, әмма озак тормаган, үлгән. Бу очракка карата "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Җинаять кылуда мәрхүмнең 58 яшьлек танышыннан шикләнәләр, ул бу эштә катнашы булуын таныган.
Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча шикләнелә торган зат зыян күрүченең йортында яшәгән. 19 августта ир-артлар арасында низаг чыккан. Нәтиҗәдә 58 яшьлек ир-ат күршесенең башына берничә тапкыр балта белән суккан. Өч көннән зыян күрүченең хәле начарайган, ул өйдән чыгып киткән, аңын югалткан. Узып баручылар "Ашыгыч ярдәм" чакырткан, әмма ир-атның гомерен саклап кала алмаганнар.
Хәзер полиция тикшерү эше алып бара.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев