Казанда бер көтү эт 4 балага ташланган
Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сукбай этләрнең балаларга һөҗүме буенча тикшерү үткәрелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә. Массакүләм мәгълүмат чараларын мониторинглау барышында, Казанның Вахитов районында сукбай этләр көтүенең 4 малайга ташлануы ачыкланган. Шушы факт буенча хәзер башлангыч тикшерү үткәрелә. Якынча мәгълүматларга караганда, этләр һөҗүме...
Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сукбай этләрнең балаларга һөҗүме буенча тикшерү үткәрелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.
Массакүләм мәгълүмат чараларын мониторинглау барышында, Казанның Вахитов районында сукбай этләр көтүенең 4 малайга ташлануы ачыкланган. Шушы факт буенча хәзер башлангыч тикшерү үткәрелә.
Якынча мәгълүматларга караганда, этләр һөҗүме аркасында 9 һәм 12 яшьтәге балалар Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Казан Башкарма комитетының хуҗасыз хайваннарны тоту өчен җаваплы кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәяләмә биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев