Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда булган давылда 19 кеше каза күргән, аларның 2се - бала

Чалт аяз башланган кызу көннең икенче яртысында Казан күген кинәт тоташ болыт каплап, яшенле, урыны белән бозлы яңгыр яуды, көчле җил кешеләргә, урыны белән корылмаларга, автотехникага зыян салды. Аерым алганда, давылдан Татарстан башкаласында 19 кеше каза күрде, аларның 2се - бала (1 айлык һәм 16 яшьлек), дип хәбәр итте ТР...

Чалт аяз башланган кызу көннең икенче яртысында Казан күген кинәт тоташ болыт каплап, яшенле, урыны белән бозлы яңгыр яуды, көчле җил кешеләргә, урыны белән корылмаларга, автотехникага зыян салды.

Аерым алганда, давылдан Татарстан башкаласында 19 кеше каза күрде, аларның 2се - бала (1 айлык һәм 16 яшьлек), дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек сааклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Республика клиник хастаханәсенә 9 кеше китерелгән, арада 16 яшьлек үсмер дә бар. Аларның 4се, тикшерү узганнан соң, амбулатор шартларда дәвалануга җибәрелгән, калганнарына диагностик тикшерү үткәрелә. 7нче шәһәр хастаханәсенә 5 кеше китерелгән, һәммәсе дәвалануга алып калынган, тиешле медицина ярдәме тулы күләмдә башкарыла. Балалар республика клиник хастаханәсенә исә 1 айлык бала салынган, зыян уртача дәрәҗәдә санала: ул - нейрохирургия бүлегендә.

Гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерү ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин контроленда.

Кешеләргә ярдәмгә 13 "ашыгыч медицина ярдәме" бригадасы җәлеп ителде, аларның беренчесе һәлакәт урынына 2 минут эчендә килеп җитте.

Гарасан хөкемлек иткәндә Казанда Кризислы хәлләр белән идарә итү үзәгенә 200гә якын хәбәр килгән. Аерым алганда, агачлар авуы, бина түбәләре һәм реклама стендлары куптарылып төшүе, электр чыбыклары өзелүе турында. Бигрәк тә Павлюхин урамындагы йорт түбәсе җәмәгать транспорты өстенә төшеп, анда булган кешеләргә зыян салган, Вишневский, Петербург, Чаллы урамнарында түбәләр куптарылган, ә Гассар урамындагы 14 нче йортның калай түбәсе Горький тимер юлының югары вольтлы линиясенә төшкән, дөрес, составлар йөрешенә ул тоткарлык китермәгән. Лебедев, Заря, Чабаксар, Локатор, Назарбаев, Кирпичников, Толстой, Журналистлар, Арбузов, Агрономия урамнарында, Себер трактында, Кокушкино бистәсендә зур агачлар ауганлыгы турында хәбәрләр булган.

Давыл китергән зыянны бетерүгә 64 кеше һәм 15 берәмлек техника җәлеп ителгән, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтеннән 16 кеше һәм 2 берәмлек техника.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүмат бирде.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев