Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда Динозаврлар паркы ачыла

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге бите аша хәбәр иткән. "Тиздән Казанда Динозаврлар паркы ачачакбыз. Моның кемгә, һичшиксез ошаячагын беләм - Степан Савельев, кунакка көтәбез! Әлеге паркка керү ятим һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен бушлай булса, дөрес булыр иде", - дип язып калдырган Рөстәм Миңнеханов. Исегезгә төшерәбез, динозаврлар...

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге бите аша хәбәр иткән.

"Тиздән Казанда Динозаврлар паркы ачачакбыз. Моның кемгә, һичшиксез ошаячагын беләм - Степан Савельев, кунакка көтәбез! Әлеге паркка керү ятим һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен бушлай булса, дөрес булыр иде", - дип язып калдырган Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, динозаврлар белән кызыксынган, әмма бу шөгыле яшьтәшләренә ошамаган 11 яшьлек Степан Савельев хакында әнисе социаль челтәр аша хәбәр калдыргач, Мәскәү малае бик нык танылып китте. Аны яклап, шөгылен хуплап чыгучылар арасында Рөстәм Миңнеханов та бар иде.

Сүз уңаеннан, Степан Савельев Президентка: "Бу искиткеч вакыйга! Чакыруыгызга рәхмәт! Һичшиксез, киләчәкмен!" - дип җавап язган.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев