Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда егетен талаган 22 яшьлек кызны хөкем иткәннәр

Кыз егет фатирыннан алтын балдак, кесә телефоны һәм банк картасын алып чыга.

Казанда егетен талаган 22 яшьлек кызны хөкем иткәннәр, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

"Судта узган елның 17 ноябрендә 22 яшьлек хатын-кызның Шамил Усманов урамындагы фатирында кунакта булуы ачыкланган. Торак хуҗасының китеп торуыннан файдаланып, җинаятьче аның алтын балдагын, акчаларын, кесә телефонын һәм банк картасын урлаган", - дип ачыклык кертте Руслан Галиев.

Соңрак кыз урланган картадан банкоматларның берсендә 100 мең сум акча ала. Егеткә китерелгән гомуми зыян 139 мең сум тәшкил иткән.

Кызны тоткарлыйлар. Суд аны гаепле дип таный һәм зыян күрүче файдасына китерелгән матди зыянны түләтеп, ике ел ярым мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгели.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев