Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда газ-һава катнашмасы кабыну аркасында ир-ат һәм яңа туган бала зыян күргән

Казанда “малосемейка”да газ-һава катнашмасы кабыну аркасында ир-ат һәм яңа туган бала зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Зур Урам урамындагы 4 катлы 9 нчы йортта төтен чыгу турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына кичә кич килгән.

Якынча мәгълүматлар буенча беренче катта коридорда торган балоннан газ чыгу аркасында ут капкан, әмма янып китмәгән.

Ачыкланганча, 40 литрлы автомобиль балонын фатир коридорында саклаганнар.

Яңа туган сабыйны Балалар республика клиник хастаханәсенә алып киткәннәр, ә ир-атны шәһәрнең 7 нче клиник хастаханәгә озатканнар. Ут кабу аркасында аш бүлмәсе тәрәзәсенә һәм бүлмә ишегенә зыян килгән.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев