Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда "хәләл" стандарты буенча эшләүче хастаханә һәм шифаханә төзеләчәк

Казанда шәригать кануннары буенча дәвалаучы поликлиника һәм санаторий ачырга ниятлиләр. "ТР Вакф" фонды Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә шундый проект өстендә эшчәнлек алып бара. "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итүенчә, дәвалау үзәге "Госмания" дип аталачак. Бу үзәктә амбулатор дәвалау алырга, вакцинация ясатырга, лаборатория тикшеренүләре узарга мөмкин булачак. Шулай ук "Госманиядә" гомуми...

Казанда шәригать кануннары буенча дәвалаучы поликлиника һәм санаторий ачырга ниятлиләр. "ТР Вакф" фонды Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә шундый проект өстендә эшчәнлек алып бара.

"Татар-информ" агентлыгы хәбәр итүенчә, дәвалау үзәге "Госмания" дип аталачак. Бу үзәктә амбулатор дәвалау алырга, вакцинация ясатырга, лаборатория тикшеренүләре узарга мөмкин булачак. Шулай ук "Госманиядә" гомуми терапия, косметология бүлекләре дә булачак, ә авыруларның якыннары өчен ашханә һәм хостел (вакытлыча тукталу өчен торак бүлмәләр) булдыру да каралган.

Дәвалау үзәгендә эшләү өчен мөселман табибларының ассоциациясеннән белгеләр чакыру планлаштырылган. Хатын-кызларны бары тик хатын-кыз табиблар дәвалаячак, ир-атларны шулай ук ир-ат белгечләр генә кабул итәчәк. Бала табучы хатын-кызларга да бары тик хатын-кыз акушерлар гына ярдәм итәчәк. Шулай ук балаларны дәвалау бүлеге дә булыр дип көтелә.

Мөселманнар өчен дәвалау оешмасы Габдулла Тукай урамында урнашачак. Әлеге медицина үзәген төзү чыгымнарын "ТР Вакф" фонды үз өстенә алачак.

Дәвалау үзәге белән бер үк вакытта Татарстанның Югары Ослан районында мөселманнар өчен шифаханә дә төзи башлаячаклар. Әлегә бу проект турында мәгълүмат аз - бары тик аның ирләр һәм хатыннар өчен аерым бүлекләрдән торуы гына билгеле.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X