Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда Җиңү паркындагы күлдә 12 яшьлек кыз бала чак кына батмый калган

Казанда Җиңү паркындагы күлдә 12 яшьлек кыз бала чак кына батмый калган. Кичә көндез кыз бала әти-әнисе белән паркта ял иткәндә күлгә коенырга кергән. Ул таеп киткән һәм суның тирән җирендә бата башлаган

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәренә сылтанып, "Татар-информ" яза. 
 
Сулыкларда коткару җәмгыяте (ОСВОД) коткаручылары шунда ук аны судан чыгарып, әти-әнисе кулына тапшырган. Балага табиблар ярдәме кирәк булмаган.
 
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күл ял итү урыны булуын, ә коену урыны түгеллеген искәртә һәм бу хакта мәгълүмат аншлаглары торуын җиткерә. Сулыкларда коткару җәмгыяте хезмәткәрләре әлеге күл буенда ял итүчеләр, шул исәптән коткарылган кыз баланың әти-әнисе белән әңгәмә үткәргән.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев