Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда иң зур сырхауханә ачылды (ВИДЕО)

Бүген Казанда иң зур сырхауханә ачылды. Идел буе районының 21нче сырхауханәсе - сырхауханәләрне модернизацияләү программасы кысаларында ачылган беренче бина. Диагностика консультация үзәге сменага 1000 кеше кабул итәргә әзер. Барлыгы 300 мең пациентка хезмәт күрсәтәчәк. Бу районда яшәүчеләр өчен яңа бина - зур бүләк. - Сырхауханәнең элеккеге бинасы мин яши торган...

Бүген Казанда иң зур сырхауханә ачылды. Идел буе районының 21нче сырхауханәсе - сырхауханәләрне модернизацияләү программасы кысаларында ачылган беренче бина.

Диагностика консультация үзәге сменага 1000 кеше кабул итәргә әзер. Барлыгы 300 мең пациентка хезмәт күрсәтәчәк. Бу районда яшәүчеләр өчен яңа бина - зур бүләк.

- Сырхауханәнең элеккеге бинасы мин яши торган йортның беренче катында гына иде. Якынлыкка якын, әмма уңайлыклары булмаган сырхауханә канәгатьләндерми. Табибларга чиратсыз эләгеп булмый, коридолар тар, белгечләр төрле корпусларга таралганнар, хатын-кызлар консультациясенә дә еракка барасы иде. Хәзер барысы да бер урында булачак. Заманча сырхауханәдә онкологлар да кабул итәчәк диләр, авыр хәрәкәтләнүче пациентлар өчен бассейн да бар. Мондый хастаханә Казанда бердәнбер, - дип сөенә 21нче сырхауханәдә теркәлгән Ольга Черняева.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тантаналы ачылышка килүчеләрне котлады.
- Аллага шөкер, сырхауханәне ачабыз, бина төзелеше буенча төрле фикерләр булды, халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен әлеге сырхауханә бик кирәк иде, медицина учреждениеләрендә дустанә мөнәсәбәт күрсәтүдә бу сырхауханә үрнәк булырга тиеш, - диде ул.


Росздравнадзор федераль хезмәте җитәкчесенең урынбасары Ирина Серегина исә объектка нигез салучыларга, төзүчеләргә зур рәхмәтен әйтте. Татарстан Президенты карары беләзн гамәлдә булган дәүләт программаларының федераль дәрәҗәдә югары бәяләнүен билгеләп үтте. Россиягә сәламәтлек саклау өлкәсе ни дәрәҗәдә сыйфатлы булырга тиеш икәнен нәкъ менә Татарстан күрсәтә дип, Татарстан сәламәтлек саклау министрына рәхмәтен җиткерде. Министр Адел Вафин 21нче сырхаунахә коллективына медицинаның төп юнәлешләре язылган "Кыйммәтләр" элмә тактасын тапшырды.

- Коллективта дустанә мөнәсәбәт тудыру бик мөһим, чөнки без кешене дәвалаганда һәр пациентны кайгыртабыз. Бер төркем булып эшлибез. Алдан күрергә өйрәнеп, камилләшәбез, - диде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев