Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда iPhone 7 сатуга чыкты - бәяләр 56 мең сумнан башлап

Россиянең кайбер шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда да рәсми рәвештә iPhone 7 һәм iPhone 7 Plus смартфоннары сатуга чыкты. Ишеткән булсагыз, Apple корпорациясе iPhone 7 смартфонын Сан-Францискода сентябрь башында тәкъдим иткән иде. Аны ике версиясе дөнья күрде: экран диагонале 4,7 дюйм булган iPhone 7 һәм iPhone 7 Plus (5,5-дюйм). Смартфон биш...

Россиянең кайбер шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда да рәсми рәвештә iPhone 7 һәм iPhone 7 Plus смартфоннары сатуга чыкты.

Ишеткән булсагыз, Apple корпорациясе iPhone 7 смартфонын Сан-Францискода сентябрь башында тәкъдим иткән иде. Аны ике версиясе дөнья күрде: экран диагонале 4,7 дюйм булган iPhone 7 һәм iPhone 7 Plus (5,5-дюйм). Смартфон биш төстә тәкъдим ителә икән - алтын, көмеш, алсу-алтын, караңгы тонык кара һәм ялтыравык кара.

Корпорация 16 һәм 64 Гб хәтерле вариантлардан баш тарткан. Яңа модельләрнең 32, 128 һәм 256 ГБ хәтерлеләре генә чыгарыла.

Кәрәзле элемтә интернет-сайтларыннан күренгәнчә, 32 Гб.лы iPhone 7 смартфоны 56 000-57 000 сумга, 128 Гб - 65 000, 256 Гб - 74 000-75 000 сумга сатыла.

32 Гб.лы iPhone 7 Plus - 68 000, 128 Гб - 77 000, 256 Гб - 86 000-87 000 сум тора.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев