Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда кер юу машинасыннан чыккан янгында бала һәм 24 яшьлек хатын-кыз зыян күргән

Казанда ун катлы йорт фатирында чыккан янгында бер яшьлек бала һәм 24 яшьлек хатын-кыз зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Росиия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән. Алдагы көнне көндез 112 бердәм "Ашыгыч хезмәт" номерына 2 нче Азино урамындагы 1 йортның дүртенче катында төтен чыгуы турында хәбәр килеп...

Казанда ун катлы йорт фатирында чыккан янгында бер яшьлек бала һәм 24 яшьлек хатын-кыз зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Росиия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән.

Алдагы көнне көндез 112 бердәм "Ашыгыч хезмәт" номерына 2 нче Азино урамындагы 1 йортның дүртенче катында төтен чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.



Гадәттән тыш хәл урынына 6 нчы янгын сүндерү-коткару бүлеге китә. Алар килгәндә, йортның тышында янгын билгеләре күренми. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә йортта яшәүчеләр дүртенче катта янгын чыгуы һәм аны мөстәкыйль рәвешә сүндерүләре хакында сөйли.

Янгын сүндерүчеләр тикшерү барышында ачыклаганча, дүртенче каттагы бер фатирда кер юуу машинасында кыска ялганыш барлыкка килгән һәм ул яна башлаган. Янгынны күршеләр сүндергән.

Нәтиҗәдә, янгын чыкканда фатирда булган бер яшьлек кыз бала һәм 24 яшьлек хатын-кыз газ исеннән җиңелчә агуланган.

Янгынның башлангыч сәбәбе - көнкүреш электр җиһазы куллануда техник кагыйдәләр бозылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев