Теләче Информ

Казанда кеше суеп үтерүдә шикләнелгән ир-ат Түбән Камада тоткарланган

Казанның сантехника кибете директорын үтерүдә шикләнелгән ир-ат тоткарланган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, 34 яшьлек эшкуарны үтерүдә шикләнелгән ир-атны полицейскийлар Түбән Камада тоткарлаган.
 
 
Дүрт тапкыр пычак белән яралаган ир-атның үле гәүдәсенә аның апасы кибеттә юлыккан. Мәет янында өч пычак тапканнар. Тикшерүчеләр җинаять урыныннан эшкуарны үтерүдә шикләнелгән җинаятьче сурәтләнгән видеокамера язмаларын да алган. 

Реклама

Матбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: