Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда кыз бала кырыгалдарларга 2,3 миллион сумлык зәркән бизәнү әйберләре чыгарып биргән

Бу хакта 26 февральдә полиция бүлегенә 47 яшьлек хатын-кыздан гариза кергәч билгеле була. Аның сүзләренчә, алдагы көндә чегәннәрне хәтерләткән ике билгесез кеше, аның балигъ булмаган кызына бозымнан котылырга тәкъдим ясый. Шуңа ышанган 16 яшьлек кыз бала кырыгалдарларга 2,3 миллион сумга якын бәяләнүче зәркән бизәнү әйберләре алып чыгып бирә. Мәктәп яшендәге...

Бу хакта 26 февральдә полиция бүлегенә 47 яшьлек хатын-кыздан гариза кергәч билгеле була.

Аның сүзләренчә, алдагы көндә чегәннәрне хәтерләткән ике билгесез кеше, аның балигъ булмаган кызына бозымнан котылырга тәкъдим ясый. Шуңа ышанган 16 яшьлек кыз бала кырыгалдарларга 2,3 миллион сумга якын бәяләнүче зәркән бизәнү әйберләре алып чыгып бирә.

Мәктәп яшендәге кызның сөйләвенчә, ул урта яшьләрдәге билгесез ике хатын-кызны беренче тапкыр мәктәптән кайтканда 21 февральдә очрата. Алар Үзәк базарга бару юлын сорыйлар һәм тукталышка кадәр барганда кызның гаиләсендә бозым барлыгын җиткерәләр. Кыз әлеге сүзләргә ышанмый. Тегеләр дә югалып калмый: кызның телефон номерын язып алалар һәм тиен акча сорыйлар. Телефон номеры, билгеле инде, кесәләренә кереп урнаша, ә кулдагы акча "карала". Әмма кыз монысына да ышанмый.

Алдагы ике көндә чегәннәр кызга берничә тапкыр шалтыратып, очрашуга чакыралар. Кыз әлеге тәкъдимнәрне дә кире кага.

25 февральдә әлеге хатын-кызлар кызны кабат тукталышта көтеп тора. Кыз аларның нәкъ менә үзен көтеп торуларын аңлап ала. Бу юлы "бозым барлыгын" дәлилләп, чегәннәр кулындагы йомырка да карала. Бозымнан тулысынча "котылу" өчен кыз өйдәге барлык бизәнү әйберләрен алып чыгып бирергә тиеш була. Кыз шулай эшли дә. Чегәннәр, бозымнан тулысынча коткаргач, байлыкны кайтарып бирергә ышандырып, табан ялтырата. Билгеле инде бүтән элемтәгә чыкмыйлар. Шуннан соң гына кыз бу хакта әнисенә сөйләп бирә.


Полиция хезмәткәрләре шикле адәмнәрнең Чаллыда яшеренеп ятуын ачыклый һәм тиз арада эзләренә чыга. Алар икесе дә Новосибирск өлкәсеннән булып чыга. Берсенә - 44, икенчесенә - 48 яшь, ди. Алар гаепләрен тулысынча таныган. Урланган әйберләр дә тартып алынган.


Җинаять эше кузгатылган, шикле адәмнәр суд тарафыннан сак астына алынган.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев