Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда машина йөртүчеләр бензин 50-100 сум булса да йөрибез ди, ә сез? [видео]

Бензинга бәянең быел алтынчы тапкыр артуы халыкны аптырашта калдырды.

Бензин бәясе арту Татарстан халкын борчый. Азатлык хәбәрчесе чәршәмбе көнне Казандагы ягулык салу станцияcендә кешеләрнең бензин бәясе артуга мөнәсәбәтен сорашты.

Бензин социаль челтәрләрдә дә иң кайнар темаларның берсенә әверелеп бара. Spredfast аналитик порталы мәгълүматларына караганда, апрельдә урыс телле Twitter-да "бензин" сүзен куллану марттагы белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек арткан. Майда исә апрель белән чагыштырганда тагын ике тапкыр арткан диелә.

Машина йөртүчеләр федерациясе җитәкчесе Павел Канаев Русия президенты Владимир Путиннан бу хәлгә тыкшынып чаралар күрүне сорады. "Киләчәктә бу көчле социаль резонанска китерергә мөмкин дип уйлыйм”, ди Канаев.

Бензин бәясе өч нәрсәгә бәйле - бензин җитештерүчеләрдән сатып алу бәясе, бензин станциясенең эшчәнлек чыгымнары һәм салымнар. Ширкәтләр бензинның һәр литрыннан дәүләткә өстәмә кыйммәт салымы һәм акциз түләүләрен түли.

Монополиягә каршы федераль хезмәт исәпләвенчә, 2015 елдан 2018 елга бензин акцизлары ике мәртәбә, дизель ягулыгы акцизлары 2,2 мәртәбә арткан.

 

 

Шул ук вакытта ширкәтләр дә бәяләрне арттыра. Vygon Consulting аналитик үзәге исәпләвенчә, барлык чыгымнарны, өстәмә күләм салымын һәм акцизларны исәпкә алганда, АИ-92 бензинының бәясе май аенда 45,3 сум булырга тиеш.

Vygon Consulting-ның өлкән хезмәткәре Александр Былкин ВВС-га белдерүенчә, бәяләрне уртачадан түбән тотучы нефть эшкәртү ширкәтләре сатылган һәр литр бензиннан алты сум, ә бензит сату станцияләре дүрт сум зыян күрә. "Ширкәтләр бәяләрне мөмкин кадәр түбән тота, шуңа күрә хәзер бер литр бензин бәясе потенциаль бәяләрдән 5-7 сумга түбәнрәк" ди Былкин. Аның исәпләвенчә, бәяләрне иреккә җибәргән очракта бензинның литры 10 сумга кыйммәтрәк булыр иде.

Дөнья базарында нефть бәясенең күтәрелүе дә Русиядә бензинның кыйбатлануына китерә. Нефть ширкәтләренә хәзер бензинны Русиядә сатуга караганда чит илләргә сату күпкә отышлырак. Моңа Русия хакимияте уздырган "салым маневры" гаепле. Хакимият экспорт пошлиналарын киметкән, ә бензин җитештерү акцизларын күтәргән иде.

Экспорт бәяләренең күтәрелүе һәм рубльнең бәясе түбән булу да читкә сатуны отышлырак итә. Русия ягулык берләшмәсе вице-премьер Дмитрий Козакка экспорт пошлиналарын күтәрүне һәм бензин җитештерү акцизларын киметүне сорап мөрәҗәгать юллады. Шулай ук хакимият нефть ширкәтләрен экспортны киметеп ягулыкны Русиядә күбрәк калдырырга мәҗбүр итү өчен басым да ясый алыр иде.

Финанс министры Антон Силуанов 1 июльдән акцизларның киметеләчәген игълан итте. Бер тонна бензин акцизы 3 меңгә, дизель ягулыгы акцизы 2 мең сумга киметеләчәк. Нәтиҗәдә бюджет керемнәре 140 млрд сумга кимиячәк, әмма бу гына бензин җитештерүчеләрнең һәм сатучыларның югалтуларын каплый алмаячак, аңа карап бензин бәяләре дә кимемәячәк.

Фото: https://www.azatliq.org

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев