Казанда металл корылманың балалар өстенә килеп төшүе буенча башлангыч тикшерү үткәрелә
Казанда балалар өстенә металл конструкция килеп төшү факты буенча башлангыч тикшерү ачылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә. 2017 елның 16 нчы сентябрендә Химиклар мәдәният сарае янындагы "Сосновая роща" паркында "Игелекле Казан" бәйрәмендә 2004-2005 елгы балигъ булмаган өч бала өстенә бәйрәм баннеры урнаштырылган...
Казанда балалар өстенә металл конструкция килеп төшү факты буенча башлангыч тикшерү ачылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.
2017 елның 16 нчы сентябрендә Химиклар мәдәният сарае янындагы "Сосновая роща" паркында "Игелекле Казан" бәйрәмендә 2004-2005 елгы балигъ булмаган өч бала өстенә бәйрәм баннеры урнаштырылган металл корылма килеп төшә. Моңа көчле җил сәбәп булгандыр дип фаразлана. Олылар күреп алып, тиз арада балаларны баннер астыннан чыгара. Укучылар төрле җәрәхәтләр алган. Әлеге факт буенча республика буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү уздыра башлаган. Шушы хәлне китереп чыгарган барлык фактлар ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев