Теләче Информ

Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 26 сумга күтәрелә

1 апрельдән Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе, мөгаен, 26 сум булыр. Шул хактагы фаразларын бүген шәһәр Башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков җиткерде. Транспорт картасы белән түләгән очракта юл йөрү хакы 23 сум калыр, мөгаен. Сөйләшүдән аңлашылганча, шәһәр транспортында бер пассажирны йөртү үзкыйммәте 24,03 сумга төшә. Моннан 5 %...

1 апрельдән Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе, мөгаен, 26 сум булыр.

Шул хактагы фаразларын бүген шәһәр Башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков җиткерде. Транспорт картасы белән түләгән очракта юл йөрү хакы 23 сум калыр, мөгаен.

Сөйләшүдән аңлашылганча, шәһәр транспортында бер пассажирны йөртү үзкыйммәте 24,03 сумга төшә. Моннан 5 % табыш алырга теләсәң, үзкыйммәт суммасы 25,23 сумны тәшкил итә.

Реклама

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: