Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда җәмәгать транспортына транспорт картасы буенча түләү бәясе артты

Гыйнвар азагына кадәр бер бару өчен транспорт картасы буенча түләү 23 сум калып тора.

Татарстан башкаласында җәмәгать транспортында транспорт картасы буенча түләгәндәге билет бәясе артты. Шулай ук лимитсыз проезднойлар кертелде. Бу турыда "Транспортная карта" ААҖ сайтында хәбәр ителә.

Тарифлар таблицасыннан аңлашылганча, автобуста 50 тапкыр бару өчен проездной бетерелә. Ул 750 сум тора иде. Барлык электрон проезднойлар да лимитсыз була. Шәһәр транспортының барлык төрләре (шул исәптән метрода 50 тапкыр бару) өчен транспорт картасының бәясе 2500 сумга кадәр артты.

Барлык автобус маршрутлары өчен лимитсыз проездной 2300 сум торачак. Җир өстендәге электр транспортында чиксез санда йөри торган проездной 1600 сум тора.

Трамвай яки троллейбусның бер маршруты өчен проездной 1500 сум, бер автобус маршруты өчен проездной 1300 сум була.

Гыйнвар азагына кадәр транспорт картасы буенча түләү бер бару өчен 23 сум калып тора. 

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев