Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда әнисенә киллер яллаган ир-атны тотканнар

Юдино бистәсендә яшәүче 26 яшьлек ир-атның киллер эзләве турында мәгълүмат полиция хезмәткәрләренә 4 гыйнварда килеп ирешә. Бу хакта хокук сакчыларына 31 яшьлек ир-ат җиткерә. Сөйләвенчә, шикләнүче ир-ат җинаять тәкъдиме белән нәкъ менә аңа мөрәҗәгать иткән була. Шаһит аңлатуынча, Казандагы төнге клубларның берсендә 1 гыйнварда аның янына элек бергә эшләгән танышы...

Юдино бистәсендә яшәүче 26 яшьлек ир-атның киллер эзләве турында мәгълүмат полиция хезмәткәрләренә 4 гыйнварда килеп ирешә. Бу хакта хокук сакчыларына 31 яшьлек ир-ат җиткерә.

Сөйләвенчә, шикләнүче ир-ат җинаять тәкъдиме белән нәкъ менә аңа мөрәҗәгать иткән була. Шаһит аңлатуынча, Казандагы төнге клубларның берсендә 1 гыйнварда аның янына элек бергә эшләгән танышы килә һәм икенче берәүне үтерү өчен кеше кирәклеген җиткерә. Дөрес, ул кәефләнеп алган танышының сүзләренә артык игътибар бирми. Әмма өч көн узгач танышы аңа телефоннан шалтырата һәм тагын шул ук сүзләрне сөйли. Шуннан соң ир-ат полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була.

Алга таба вакыйгалар агышы полиция күзәтүе астында бара инде. Бер очрашуда 26 яшьлек ир-ат "киллер"га корбанының әнисе булуын җиткерә, аның көндәлек режимын бәйнә-бәйнә сөйли, фатир ачкычын да биреп куя. Моннан тыш ул бер бүлмәдә 170 мең сум акча саклануын, киллер аны "эш"е өчен үзенә алырга тиеш булуын җиткерә. Әнисен үтергәннән соң тагын 50 мең сум акча бирергә дә ышандыра.

Икенче көнне хокук сакчылары заказ бирүчене тоткарлый. Ул үз гаебен тулысынча таный. Әлеге адымга баруын көнләшү белән бәйләп аңлата - әнисе янында бер ир-ат пәйда булгач, аңа һәм энесенә игътибар кимегән, имеш.

Тикшерү барышы вакытында суд аны сак астында калдырырга булган.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев