Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда полиция хезмәткәрләре кыйммәтле өч җиңел машина урлаган каракларны тоткарлаган

Казанда полиция хезмәткәрләре машина урлаган ике каракны тоткарлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Полициягә гариза белән урланган машина хуҗалары мөрәҗәгать иткән. Аларның берсе 3 миллион сумлык "Порше Панамера" машинасын таныш булмаган кешенең прокатка алуын хәбәр иткән. Ул машинаны икенче көнне кайтарырга тиеш була. Шуның өстенә,...

Казанда полиция хезмәткәрләре машина урлаган ике каракны тоткарлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Полициягә гариза белән урланган машина хуҗалары мөрәҗәгать иткән. Аларның берсе 3 миллион сумлык "Порше Панамера" машинасын таныш булмаган кешенең прокатка алуын хәбәр иткән. Ул машинаны икенче көнне кайтарырга тиеш була. Шуның өстенә, маршрут билгеләнеп, Казаннан чыкмау таләбе куелган булган. Кичен ул машинасының шәһәрдән чыгып китүе турында хәбәр алган, ә клиент телефонын сүндергән.

Шундый ук юл белән "БМВ 320i" һәм "Инфинити Q70" машиналары да юкка чыккан. Биредә зыян 6,5 миллион сумнан арткан.

Әлег фактлар буенча җинаять эше кузгатылган.

Нәтиҗәдә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе, ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә, Казан - Оренбург юлында шикләнелүче кешеләрне тоткарлаган. Алар Оренбург өлкәсе кешеләре булып чыккан.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев