Җинаять эше 44 яшьлек Фәрит Әбүбәкиров, 64 яшьлек Габдулла Миндубаев һәм 43 яшьтәге Лилия Игнатьевага карата кузгатылган.
Тикшерү фаразлары буенча, Казанның Авиатөзелеш районы Консультатив-диагностика үзәгендә хирург булып эшләүче Әбүбәкиров, бер хатын-кыздан, танышы - 21 яшьлек егеткә армиядән алып калу максатыннан яссы табанлык турындагы ялган белешмә эшләп бирү өчен, 50 мең сум акча сораган. Шул ук вакытта акчаның бер өлешен табиб-рентгенолог Миндубаевка, ә анысы хезмәттәше Игнатьевага өлеш чыгарырга ниятләгән.
Әлеге эш хокук сакчыларының җитди күзәтүе астына алына. 13 июль көнне Әбүбәкиров 50 мең сум акчаны ала, 20 мең сумын Миндубаевка бирә. Ә анысы икенче көнне медицина бәяләмәсе ясап бирү өчен Игнатьевага 10 мең сум акча тапшыра. 15 июльдә Әбүбәкиров үз эш бүлмәсендә әлеге хатын-кызга сәламәтлекне тикшерү турындагы актны тапшыра. Шуннан соң медицина хезмәткәрләре хокук сагындагылар тарафыннан тоткарлана.
Тикшерү барышында алар өчесе дә үз гаепләрен тулысынча таныган. Милекләренә арест салынган.
intertat.ru
Нет комментариев