Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда Росгвардия хезмәткәрләре акча тулы сейф урлаган кешене тоткарладылар

Казанда Росгвардия хезмәткәрләре "Түләүләр үзәге" (Центр платежей) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бинасыннан акча тулы сейф урлаган 27 яшьлек егетне тоткарлаган. Бу хакта Россия Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан буенча ведомстводан тыш сакчылык идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Угры офиска үтеп кергәч, сигнализация кабынып, Росгвардия хезмәткәрләре 2 минуттан килеп җиткән. Бинадан ерак түгел...

Казанда Росгвардия хезмәткәрләре "Түләүләр үзәге" (Центр платежей) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бинасыннан акча тулы сейф урлаган 27 яшьлек егетне тоткарлаган. Бу хакта Россия Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан буенча ведомстводан тыш сакчылык идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Угры офиска үтеп кергәч, сигнализация кабынып, Росгвардия хезмәткәрләре 2 минуттан килеп җиткән. Бинадан ерак түгел генә бер егетнең металл тартма тотып барганын күреп алып, алар ярдәмгә өстәмә экипаж чакыртканнар. Каракны бер автомобиль астына качкан җирдән тотып алганнар.

Аннары ачыкланганча, егет офис ишегенең калаен бәреп төшереп, эчкә үтеп кергән һәм аннан 127 мең сум акча салынган сейфны урлап чыккан. Тоткарланган әлеге зат моңа кадәр караклык өчен 5 тапкыр һәм талау өчен 2 тапкыр хөкем ителгән казанлы булып чыккан. Кылган гамәлен ул таныган, урланган акча алынган. Хәзерге вакытта аңа карата "Караклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгату карала.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев