Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда рус телендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең биографиясе турында китап чыкты

Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга була.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Муинуддин Мөхәммәд Әмин Хиравиның «Алты Бармак. Мөхәммәднең (с.г.в.) олуг өстенлекләре» китабын бастырды. Басма тәүге тапкыр рус теленә тәрҗемә ителде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге китап ХХ гасыр башында татар имамнары арасында гына түгел, бөтен татар дөньясында киң таралган була. Һәрбер татар гаиләсендә ул өстәл китабы булып хезмәт иткән. Шуңа өстәп, мәдрәсәләрдә Аллаһы Илчесенең тормыш юлы буенча уку әсбабы итеп тә кулланылган.

«Алты Бармак»та Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәрьяклап тормыш юлы ачыла. Шулай ук китапта башка пәйгамбәрләр һәм илчеләр турында да тәфсилләп мәгълүмат бирелә.

Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм дөньяның теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев