Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда суд югары уку йорты проректорын сак астына алды

Казанның Вахитов районы судына КНИТУ-КХТИ проректоры Александр Кочнев китерелде. Аңа "Аеруча зур күләмдә мошенниклык" маддәсе буенча гаепләү белдерелә. Тикшерү идарәсе тикшерү вакытында Кочневны 17 сентябрьгә кадәр сак астында калдыруны сорый. Тикшерү фикеренчә, Кочневның әлеге эшкә катнашы барлыгын югары уку йорты кафедрасы хезмәткәре - гаепләнүче Дубовик күрсәтмәләре һәм алынган документлар нигезендә...

Казанның Вахитов районы судына КНИТУ-КХТИ проректоры Александр Кочнев китерелде. Аңа "Аеруча зур күләмдә мошенниклык" маддәсе буенча гаепләү белдерелә.

Тикшерү идарәсе тикшерү вакытында Кочневны 17 сентябрьгә кадәр сак астында калдыруны сорый. Тикшерү фикеренчә, Кочневның әлеге эшкә катнашы барлыгын югары уку йорты кафедрасы хезмәткәре - гаепләнүче Дубовик күрсәтмәләре һәм алынган документлар нигезендә раслана. Тикшерү шулай ук ул иректә вакытта шаһитларга басым ясарга һәм дәлилләүче документларны юк итәргә мөмкин, дип белдерә.

"Мин өй сагында булуны сорар идем - беренчедән, тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итәм, икенчедән - качарга уйламыйм. Моннан тыш, онкология буенча операциядән соң сәламәтлегем белән җитди проблемалар бар. Шунлыктан миңа өй сагында калу яхшырак булыр иде", - дип мөрәҗәгать итте судка Кочнев.

Вахитов районы суды Александр Кочневны 17 сентябрьгә кадәр сак астына алды.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев