Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда тагын бер югары уку йорты - Генпрокуратура Академиясенең юридик институты ачылды

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксман РФ Генераль прокуратурасы Академиясенең Казан юридик институты (филиалы) ачылышында катнаштылар. Вуз академиянең төбәк бүлекчәләре системасында дүртенче булачак. Алданрак филиаллар Санкт-Петербургта, Иркутскида һәм Кырым Республикасында ачылган. Институтта 100 гә якын студент белем алачак.12 педагог белем бирә, шуларның 9ы...

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксман РФ Генераль прокуратурасы Академиясенең Казан юридик институты (филиалы) ачылышында катнаштылар.

Вуз академиянең төбәк бүлекчәләре системасында дүртенче булачак. Алданрак филиаллар Санкт-Петербургта, Иркутскида һәм Кырым Республикасында ачылган. Институтта 100 гә якын студент белем алачак.12 педагог белем бирә, шуларның 9ы гыйльми дәрәҗәгә һәм исемнәргә ия.

Үзенең котлау сүзендә Александр Буксман әлеге уку йортының ачылышы - Татарстан Республикасы җитәкчелегенең казанышы, тырышлыгы дип билгеләп үтте. Ул рәхмәт сүзләрен Рөстәм Миңнехановка җиткерде һәм яңа вузның ТР Президенты тәкъдиме белән барлыкка килүен билгеләп үтте.

Александр Буксман институтта студентлар һәм укытучылар өчен булдырылган уңай шартларны әйтеп узды. Заманча җиһазландырылган бина уку процессын югары дәрәҗәдә алып барырга мөмкинлек бирә диде ул. Читтән килүчеләр өчен 32 комфортабельле номер әзер һәм үз парковковкасында 25 машина кую урыны бар.

«Институтның укытучылар составы инде формалаштырылган. Һәм алар үз эшләренең чын осталары. Яхшы укыту нәтиҗәләрдә ачык чагылачагында шигем юк », - дип искәртте А. Буксман.

Татарстан Президенты үз чиратында РФ Генераль прокуроры беренче урынбасарын әлеге мәгариф проектын тормышка ашыруда ярдәм итеп торганы өчен рәхмәтен җиткерде.

«Ике ел элек әлеге филиалны булдыру тәкъдимебезне хупладыгыз. Без бина таптык һәм аны җиһазлы иттек. Казан юридик мәктәбе моннан 200 еллап элек барлыкка килгән. Бездә тәҗрибә һәм традицияләр бик җитди һәм мин ышанам, сезнең өметләрне аклаячакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты сүзләренчә, яңа институт диварларында сыйфатлы уку процессын җайга салу мөһим. «Илгә югары квалификацияле белгечләр кирәк. Безнең законнар үзгәреп тора, камилләшә. Безнең бүгенге эшебез республикага да, безгә үз хезмәткәрләрен укырга җибәрәчәк Россия субъектларына да файдага булачак», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

РФ Генераль прокуратура академиясе ректоры Оксана Капинус Татарстан башкаласында РФ Генераль прокуратура академиясе филиалы ачылу стратегик әһәмияткә ия дип өстәде. Бу Идел буе федераль округының прокурорлык хезмәткәрләре буенча икенче урынны тотуы - 6 меңләп кеше, белән дә бәйле диде. «Шунлыктан профессионал әзерлек, квалификацияне, белемне күтәрү, һичшиксез , актуаль», - дип саный О.Капинус.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев