Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда төнлә Лаврентьев урамындагы күпкатлы йорт фатирына ут төрткәннәр

Бүген төнлә янгын сүндерү үзәк пунктына Лаврентьев урамындагы тугыз катлы 22нче йортның бер фатирында янгын чыгуы турында хәбәр алынган. Янгын урынына 48нче, 3нче янгын сүндерү-коткару бригадалары, газ һәм электр челтәрләре, медицина һәм полиция хезмәткәрләре килгән. Янгын сүндерүчеләрне хуҗабикә каршылап, иренең фатирда янгын сүндерергә тырышуын җиткергән. Янгын икенче катта алар фатирының...

Бүген төнлә янгын сүндерү үзәк пунктына Лаврентьев урамындагы тугыз катлы 22нче йортның бер фатирында янгын чыгуы турында хәбәр алынган.

Янгын урынына 48нче, 3нче янгын сүндерү-коткару бригадалары, газ һәм электр челтәрләре, медицина һәм полиция хезмәткәрләре килгән.

Янгын сүндерүчеләрне хуҗабикә каршылап, иренең фатирда янгын сүндерергә тырышуын җиткергән. Янгын икенче катта алар фатирының бер бүлмәсендә чыккан.

Дүрт минуттан янгын сүндерелгән. Янгыннан ике квадрат метр мәйданда зыян килгән. Кешеләр зыян күрмәгән.

Янгынның беренчел фаразлары - ут төртү.


Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев