Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда узган Red Bull Air Race авиаузышларының җиңүчесе билгеле булды

Канада пилоты Пит Маклауд Казанда үткәрелә торган Red Bull Air Race авиаузышлар буенча дөнья чемпионаты этабының «14 раунд» җиңүчеcе дип табылды. Кичә квалификациядә иң яхшысы дип табылган Маклауд, дистанцияне 58,358 секунд эчендә узып, «14 раунд» та бер минуттан кимрәк рәсми нәтиҗә күрсәткән бердәнбер пилот булды. Аның көндәше Микаэль Бражо әлеге...

Канада пилоты Пит Маклауд Казанда үткәрелә торган Red Bull Air Race авиаузышлар буенча дөнья чемпионаты этабының «14 раунд» җиңүчеcе дип табылды.
Кичә квалификациядә иң яхшысы дип табылган Маклауд, дистанцияне 58,358 секунд эчендә узып, «14 раунд» та бер минуттан кимрәк рәсми нәтиҗә күрсәткән бердәнбер пилот булды.
Аның көндәше Микаэль Бражо әлеге дистанциядә бер пилонны кисеп үтте һәм «8 раунд» та катнашучылар арасына керү бәхетенә ирешмәде. Ул билгеләнгән араны 1 минут 3,650 секунд эчендә узды.
Искәртеп үтик, ярышлар Казансу елгасы өстендә уза. Ул Сибгат Хәким, Кремль дамбасы, Миллениум күпере һәм Кремль яр буенда чикләнә. 21 июльдә - күнекмә очышлар, 22 июльдә - квалификация, 23 июльдә финал ярыш этаплары уздырылды.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев