Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанның 18 нче шәһәр хастаханәсе базасында яңа диагностика үзәге ачылды

Кичә башкаланың 18нче шәһәр хастаханәсе базасында яңа диагностика үзәге ачылды. Шунысы мөһим: биредә татарстанлылар югары технологияле җиһазларда бушлай тикшеренә алачак. Бүгенге көндә мондый 15 югары технологияле аппарат Казан, Бөгелмә, Алабуга, Чистай һәм Ижау клиникаларында урнаштырылган иде. Мәсәлән, Бөгелмәдә ачылган МРТ кабинетында тикшеренү узарга бөгелмәлеләр генә түгел, ә якын-тирәдәге шәһәр һәм...

Кичә башкаланың 18нче шәһәр хастаханәсе базасында яңа диагностика үзәге ачылды. Шунысы мөһим: биредә татарстанлылар югары технологияле җиһазларда бушлай тикшеренә алачак.

Бүгенге көндә мондый 15 югары технологияле аппарат Казан, Бөгелмә, Алабуга, Чистай һәм Ижау клиникаларында урнаштырылган иде. Мәсәлән, Бөгелмәдә ачылган МРТ кабинетында тикшеренү узарга бөгелмәлеләр генә түгел, ә якын-тирәдәге шәһәр һәм төбәкләрдә яшәүчеләр дә килә. Моннан кала, авырулар биредә неврологка, кардиологка, эндрокринологка, функциональ диагностика табибына, кирәк булганда, травматолог һәм онкологка да күренә ала.

Чистай хастаханәсе дә МР-томограф, эксперт класслы УЗИ аппараты һәм 16 каналлы электроэнцефалографы белән тәэмин ителгән. Әлеге үзәктә югары категорияле табиблар эшли. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, алтынчы диагностика үзәге көзгә Яшел Үзән шәһәрендә ачылачак. Казанның 18нче шәһәр хастаханәсендә исә уникаль технологияләргә ия томографлары булган МРТ кабинеты ачылды. Моннан соң биредә тикшеренү узучыларга тән әгъзаларын өзлексез сканирлау мөмкинлеге булачак. Бу исә сәламәтлек өчен бернинди дә куркыныч тудырмаячак, дип ышандыра табиблар.

Үзәктә уникаль хезмәтләр күрсәтелә: медицинаның «алтын стандартлары» буенча онкоэзләү, авырттырмыйча гына гистеросальпингография ясау, «виртуаль» колоноскопия, бер яшьләре тулмаган балаларга да МРТ, йөрәккә динамик МРТ ясала.
Болардан кала, биредә ябык киңлекләрдән курыккан кешеләр өчен дә МРТ тикшеренү уздырыла. Моның өчен томография кабинетында зур тәрәзәләр куелган. Монда авыру табиб тикшергән әгъзаның 3D-моделен дә ала алачак.

Халыкка мондый сыйфатлы бушлай диагностика уздыру мөмкинлеге дәүләти-шәхси партнерлык ярдәме белән эшләнелә.

- 18нче шәһәр хастаханәсендә елына 480ләп кеше тикшеренү уза. Дөньякүләм стандартлар буенча медицина ярдәме күрсәтер өчен кыйммәтле җиһаз кирәк. Бүген республикада зур эш эшләнелә, күп аппаратлар сатып алына, әмма барысын да җиһазлар белән тәэмин итү мөмкин түгел. Хастаханәләрне кирәкле аппаратлар белән ничек тәэмин итәр өчен республика җитәкчелеге дә, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы да төрле вариантлар эзли. Бүген исә без шәхси-дәүләти партнерлык механизмын күрәбез. Бүген безнең хастаханәдә тикшеренү узмаган бер генә авыру да юк, - диде әлеге кабинетның ачылышы вакытында 18нче хастаханәнең баш табибы Ринат Җәләлдинов.
Сүз уңаеннан, Татарстан елына 60 мең тикшеренү уздыра торган «Барс мед» үзәге белән актив эшли. Шул исәптән мәҗбүри медицина иминиятләштерүе системасы кысаларында 2016 елда 3 654 тикшеренү уздырылган. «Кабаттан сынуны профилактикалау» системасы нәтиҗәсендә, 448 умыртка баганасы сканерланган, 398 нормадан тайпылыш очрагы ачыкланган

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X