Фәрид Мифтахов белдергәнчә, татар милләте ислам динен һәм милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне бергә үрелдереп барган очракта гына сакланып калачак. Ә бу эштә татар яшьләренең роле бик зур. Татар яшьләре хәрәкәте тарихында, Тукайлар заманыннан башлап, иң зур урынны "Шәрык" клубы тоткан. Яшьләр өчен ифтар оештыру идеясе белән дә "Шәрык" клубы активистлары чыкты, - дип белдерде Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов.
Казан шәһәре яшьләре ифтары 9 июльдә 20.00 сәгатьтә Милләт йортында (Нариман урамы, 62) башлана. Чараны тамада Гамил Нур алып бара.
intertat.ru