Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда яшәүче 1,5 айлык кыз баланы үтерүе өчен суд каршында җавап тотачак

Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча өченче бүлегендә 23 яшьлек А. Л.га карата җинаять эшен тикшерү тәмам. Ул РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче часте (Кечкенә яшьтәге баланы рәхимсез рәвештә үтерү) буенча җинаять кылуда гаепләнә. Тикшерү тарафыннан ачыкланганча, быел 20 нче май көнне,...

Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча өченче бүлегендә 23 яшьлек А. Л.га карата җинаять эшен тикшерү тәмам. Ул РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче часте (Кечкенә яшьтәге баланы рәхимсез рәвештә үтерү) буенча җинаять кылуда гаепләнә.

Тикшерү тарафыннан ачыкланганча, быел 20 нче май көнне, Л. күршесендә кунакта алкоголь исереклелеге халәтендә булганда, сөйгәне белән талашу нәтиҗәсендә, аны һәм хатынның кулындагы 1,5 айлык баласын кыйный башлый. Аннан ир-ат утыргыч алып, берничә мәртәбә балага суга. Бу вакытта бүлмәгә фатир хуҗасы кереп, ир-атны читкә этәрә. Әмма чыгырыннан чыккан ир кызын аякларыннан тотырга өлгереп, башы белән өстәлгә китереп бәрә. Хатын баланы кулына алуга, Л. янә аны тартып алып идәнгә ташлый. Баланың кисәк елаудан туктавын күреп, фатир хуҗасы ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыра. Берничә көннән бала хастаханәдә җан бирә.

Ир-ат гаебен тулысынча таныган. Аңа мөнәсәбәттә сак астына ябу чикләү чарасы сайланган, дип хәбәр итә РФ ТК ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. Тикшерү җитәрлек күләмдә дәлилләр туплаган, моңа бәйле рәвештә, расланган гаепләү йомгагы белән җинаять эше судка юлланган.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев