Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда яшәүче хатын-кыз танышларыннан ярты миллион акча алып качкан

Казанда яшәүче хатын-кыз танышларыннан бурычка алган ярты миллионлап акча белән качкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Суд билгеләгәнчә, 2014 елның гыйнварыннан 2017 октябренә кадәр 50 яшьлек хатын-кыз гомуми күләмдә 850 мең акча алган. Әмма ул аны кайтарып бирүне планлаштырмаган. Ул кредиторлардан качып йөргән һәм аларның шалтыратуларына җавап бирмәгән.

Суд “Зур күләмдәге акча алып, саллы зыян салган караклык” маддәсе буенча аны гомуми режимдагы колониягә ике елга хөкем иткән. Моннан тыш, суд килгән зыянны кайтару дәгъвасын канәгатьләндергән.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев