Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанга барырга җыенучы теләчелеләр колагына: башкала юлларында үзгәрешләр бар

Башкаланың кайбер урамнарында хәрәкәт һәм транспорт чараларын калдырып китү белән бәйле чикләүләр кертелә. Юл билгеләренә карата игътибарлырак булыгыз. Казанда Халев һәм Павлюхин урамнары киселешендә транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Әлеге күренеш җәяүлеләр кичүен төзекләндерү белән бәйле. Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетыннан хәбәр итүләренчә, эшләр 14-21 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ә Авиатөзелеш районында...

Башкаланың кайбер урамнарында хәрәкәт һәм транспорт чараларын калдырып китү белән бәйле чикләүләр кертелә. Юл билгеләренә карата игътибарлырак булыгыз.

Казанда Халев һәм Павлюхин урамнары киселешендә транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Әлеге күренеш җәяүлеләр кичүен төзекләндерү белән бәйле.

Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетыннан хәбәр итүләренчә, эшләр 14-21 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Ә Авиатөзелеш районында Лукин урамының бер өлешендә транспорт чараларына туктап тору тыела башлый. Әлеге үзгәреш гражданнардан алынган күп санлы мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча үткән район комиссиясе утырышында кабул ителгән.

Транспорт чараларын туктату тыела дигән юл билгесе Максимов урамыннан алып Лукин урамында урнашкан 8а номерлы бинага кадәр булган юл өлешенә кагыла. Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми порталында әйтелә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев