Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанга Европаның иң көчле волейболчы полиция хезмәткәрләре җыела

Башкалада хатын-кыз полиция хезмәткәрләре арасында волейбол буенча Европа чемпионаты 18-25 май көннәрендә уздырыла. Чемпионатта Англия, Австрия, Словакия, Франция, Финляндия, Германия, Чехия һәм Россия җыелма командалары катнаша. Ярышларның төп оештыручысы - Полиция хезмәткәрләренең Европа спорт берлеге (USPE) һәм "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте. Уеннар 19-24 майда "Санкт-Петербург" волейбол үзәгендә уза. Чемпионатның тантаналы ачылышы...

Башкалада хатын-кыз полиция хезмәткәрләре арасында волейбол буенча Европа чемпионаты 18-25 май көннәрендә уздырыла.

Чемпионатта Англия, Австрия, Словакия, Франция, Финляндия, Германия, Чехия һәм Россия җыелма командалары катнаша. Ярышларның төп оештыручысы - Полиция хезмәткәрләренең Европа спорт берлеге (USPE) һәм "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте. Уеннар 19-24 майда "Санкт-Петербург" волейбол үзәгендә уза. Чемпионатның тантаналы ачылышы 20 майга 10:30 сәгатькә билгеләнгән. Ябылу тантанасын 24 май көнне уздыру планлаштырыла.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X