Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанга колумбиялеләр белән тугыз кемпер килде

Польша һәм Колумбия матчы алдыннан, Казанга 11 автойорт килде, аларның тугызын колумбиялеләр арендага алган.

Автойортлар өчен парковка – “Казан ярминкәсе” территориясендә, 2018 елгы Дөнья чемпионаты кысаларында махсус булдырылды.

Бер кемпердан тәүлек саен 600 сум, автойортта яшәүче һәр кешедән 250 сум алына.

Автотуристлар өчен медпункт эшли, территория сак һәм видеокүзәтү астында, Интернетка кушылу мөмкинлеге дә бар. Су һәм электр белән тәэмин ителгән. Территориядән чүп чыгару башкарыла, шулай ук ук “Конгресс үзәк” бинасында стационар санузел җиһазландырылган.

“Казан ярминкәсе” территориясендә, ике төп мәйданчыкта барлыгы 50 автойорт сыя ала.

Татар - информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев