Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанга РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килә

Бүген, 10 июньдә, Казанга эш сәфәре белән РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килә. Игорь Шуваловның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрүендә республиканың эконом-класслы берничә төзелеш объектында булуы планлаштырыла. Моннан тыш Игорь Шувалов "Федераль җир кишәрлекләрен торак төзелеше максатларында әйләнешкә кертү", "Чимал булмаган экспортка булышлык күрсәтү чаралары", "Кече һәм...

Бүген, 10 июньдә, Казанга эш сәфәре белән РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килә.

Игорь Шуваловның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрүендә республиканың эконом-класслы берничә төзелеш объектында булуы планлаштырыла. Моннан тыш Игорь Шувалов "Федераль җир кишәрлекләрен торак төзелеше максатларында әйләнешкә кертү", "Чимал булмаган экспортка булышлык күрсәтү чаралары", "Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү" киңәшмәләрен дә уздыра.

Кичен Казан кунагына шәһәрнең яр буен күрсәтергә ниятлиләр. Моннан тыш ул Парк һәм скверлар елына, шулай ук Су саклау зоналары елы уңаеннан шәһәр тирәлеген үстерү программасы кысаларында әзерләнгән экспозицияләрне тәкъдим итү чарасында да катнашуны планлаштыра.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X