Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанлыларга космоска “очу” мөмкинлеге туды

30 сентябрьдә Казан тамашачылары заманча технологияләр ярдәмендә космик корабль "җибәрү"дә катнаша ала: "УНИКС"та балалар һәм өлкәннәр өчен "МультиКосмос" мультимедияле шоу булачак. Биредә катнашучылар, Кояш системасында булып, аны Кара тишектән коткара алачаклар. Спектакльдә Россия өчен уникаль булган интерактив видеоконтент һәм ут белән идарә итә торган беләзекләр кулланыла. Космик корабльне "очырту" шимбә...

30 сентябрьдә Казан тамашачылары заманча технологияләр ярдәмендә космик корабль "җибәрү"дә катнаша ала: "УНИКС"та балалар һәм өлкәннәр өчен "МультиКосмос" мультимедияле шоу булачак.

Биредә катнашучылар, Кояш системасында булып, аны Кара тишектән коткара алачаклар. Спектакльдә Россия өчен уникаль булган интерактив видеоконтент һәм ут белән идарә итә торган беләзекләр кулланыла.

Космик корабльне "очырту" шимбә көнне - 30 сентябрьдә ике тапкыр - 14.00 һәм 17.00 сәгатьләрдә була. Бирегә, ничә яшьтә булуына карамастан, теләге булган һәркем килә ала. Һәр катнашучыга үз вазифасын башкару өчен утлы диодлы беләзек бирелә - башта идарә итәргә өйрәтәчәкләр.

Тамашачылар Кояш системасы төзелешен, аңа кайсы планеталар керүен һәм үзләре өчен башка күк йөзе ачышлары ясый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев