Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казаннан мопед белән киткән пенсионер Байкалга барып җиткән

Казанда яшәүче, 65 яшьлек Александра Болдырева, мопедка утырып Байкалга барып җиткән. Ул 4300 чакрымыны якынча 9 көндә узган.

Пенсионер әйтүенә караганда, Россия буйлап сәяхәт итү аның бик күптәнге хыялы булган, һәм хәзер ул һәр ел берәр кая барырга тырыша. Моннан алдагы елларда хатын Кавказ, Санкт-Петербург һәм Крымга мопед белән барып кайткан. Элек ул үзе белән алып барган палаткада кунган. Ләкин былтыр аның палаткасының кайбер өлешләрен урлаганнар һәм шуңа күрә хәзер ул гостиницаларда калырга мәҗбүр.

Болдырева үзе әйтүенә караганда, төннәрен юлда бару бераз куркыныч, бигрәк тә фуралар куркыта, ләкин аңа Байкал бик ошаган һәм ул мондый зур юл узуына һич кенә дә үкенми.

Тиздән ул кире юлга кузгалачак, дип хәбәр итә «360» телеканалы.

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев