Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанның бер гаиләсе яңа туган баласына исемне Месси хөрмәтенә кушкан

Казанда бер гаилә яңа туган баласына исемне Аргентина футболчысы Месси хөрмәтенә Лионель дип кушкан. Танылган спортчы узган атнада футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында Татарстан башкаласында булды.

Узган атнада кушылган башка сирәк исемнәр арасында Доминик, Галиябану, Анетта, Робия, Юлия, Альберт, Милан, Зиннур, Ильина бар. Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Артем, Аяз, Радмир, Тимур, Ясминә, Екатерина, Дарья, Дамир, Арсений, Мария.
 
Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 396 бала (232 малай һәм 164 кыз) тууы теркәлгән. Казанның иң яшь анасына 17 яшь булса, иң өлкәненә – 44. Иң яшь әтигә 18 яшь булса, иң өлкәненә – 49. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре - 1440 һәм 4560 грамм.
 
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 197 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә 19 яшь булса, иң өлкәннәренә – 68 һәм 55 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.
 

Матбугат.ру
№ --- | 06.07.2018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев