Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанның Царицыно бистәсендә мунча комплексы янган

Мунча эчендә беркем дә булмаган, зыян күрүчеләр юк.

Казанның Царицыно бистәсендә «Деревенька» мунча комплексы янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Шәхси мунча комплексы януы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына иртәнге 4.36 сәгатьтә килде», - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтеннән. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, 300 квадрат метр мәйданны биләгән ике катлы мунча бинасының түбә тулысынча яна. Комплекс хезмәткәрләре әйтүенчә, янгын башланганда бина эчендә беркем дә булмаган. Иртәнге алтыда янгынны сүндергәннәр. Зыян күрүчеләр юк.

 

Фото: vk.com Официальный сайт ТОС "Царицыно" г.Казань

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев