Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанның иң абруйлы 10 югары уку йорты: бюджет урыннары, уку бәяләре, тәртипләр һәм кагыйдәләр

Чыгарылыш сыйныф укучыларының күпчелеге аттестатлар алды һәм документларын тапшырды инде. Бүген - Казан югары уку йортларына кабул итү кампаниясенең иң кызган чоры. Әлеге күзәтүдә без нинди юнәлешләргә бәяләрнең артуы, кайларда яңа юнәлешләр ачылуы һәм ничә кешенең инде документлар тапшырырга өлгерүе хакында сөйләячәкбез. 1. Казан Федераль университеты КФУ - 4980 бюджет...

Чыгарылыш сыйныф укучыларының күпчелеге аттестатлар алды һәм документларын тапшырды инде. Бүген - Казан югары уку йортларына кабул итү кампаниясенең иң кызган чоры. Әлеге күзәтүдә без нинди юнәлешләргә бәяләрнең артуы, кайларда яңа юнәлешләр ачылуы һәм ничә кешенең инде документлар тапшырырга өлгерүе хакында сөйләячәкбез.

1. Казан Федераль университеты
КФУ - 4980 бюджет урыны. Килешү нигезендә белем алу - 8,3 мең урын. Бәяләргә килгәндә, иң арзанлы белгечлеккә - 102 мең, иң кыйммәтлесенә 169 мең сум чыгарып салырга кирәк. Быел биредә яңа медицина белгечлекләре дә барлыкка килде. Өстенлекле юнәлешләр: «Астрочакыру», «Трансплантацион медицина», «Эконефть», «21 гасыр укытучысы».

2017 елда шәһәрдәге иң абруйлы вузның ишекләрен 13,3 егет һәм кыз тәүге мәртәбә ачып керер дип көтелә. КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов искәрткәнчә, бюджет бүлегенә 4980 абитуриентны кабул итәргә ниятлиләр, 8,3 мең кеше килешү нигезендә белем алачак.



«Узган ел белән чагыштырганда, бакалавриатка кабул ителүчеләрнең сизелерлек кимүе күзәтелә, магистратура һәм белгечлек юнәлешенә исә, киресенчә, арта. Тулаем алганда, быел университетка кабул ителүчеләр саны 372 кешегә азайды», - диде ул.

Быелдан күп кенә вузларда уку бәясе дә үзгәрде. КФУ да - искәрмә түгел, нигездә, ул гуманитар белгечлекләргә артты. Мисал өчен, моңа кадәр ул бакалавриатта 64 мең сум тәшкил итсә, хәзер елына 102 мең 390 сумга җитте. Бакалавриат программасы буенча инженер һәм техник юнәлешләрдә белем алу бәясе 114 мең 970 сум булса, быел 169 мең 50 сумга күтәрелде.



- Быелдан түләүле бүлектә база бәясе дә үзгәрде - үсеш бик зур. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы бәяләрне быелның язында күтәрде, - диде Рияз Минзарипов. - Күпләр безгә шалтыратып, нигә шулай кыйммәт дип сорый. Биредә без болай дип әйтергә тиеш: бәяләрне министрлык билгели бит.

Закон нигезендә, һәр абитуриент КФУга берьюлы берничә әзерлек юнәлешенә (3кә кадәр) гариза тапшыра, шул ук вакытта белем бирүнең барлык формаларында да (бюджет, түләүле, көндезге, кичке һәм читтән торып) үз көчен сынап карый ала.

2. Казан дәүләт энергетика университеты

КДЭУ - 1370 бюджет урыны. Килешү нигезендә белем алу - чикләүләр юк (2 меңгә якын абитуриент кабул итү күздә тотыла). Өстенлекле юнәлешләр: «Электр энергетикасы һәм электр техникасы», «Технологик процесслар һәм җитештерүне автоматлаштыру», «Гамәли информатика» һәм «Гамәли математика». Бәяләргә килгәндә, иң арзанлы белгечлекне үзләштерү - 80 мең 630, иң кыйммәтлесе 133 мең 880 сумга төшәчәк.

Югары уку йортларына кабул итү кампаниясенең иң кызган чоры булганга, бүген бер генә вуз да керү баллын төгәл генә әйтмәячәк. Бу - документлар кабул итү төгәлләнгәч кенә билгеле булачак. Шулай да матбугат үзәге җитәкчесе Николай фон Эссен хәбәр иткәнчә, 2016 елда ул уртача 66,9 балл тәшкил иткән. Аның сүзләренчә, КДЭУның абруе һәм популярлыгы елдан-ел арта. Конкурс РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан вузларга ел саен бүлеп бирә торган контроль кабул итү саннары белән бәйле. Узган елда ул бер урынга 16 кеше тәшкил иткән.



Быел конкурс һәм абитуриентның уртача баллы артырмы дигән сорауга, Николай фон Эссен: «Хәзер бу хакта әйтүе кыен, чөнки вузда мәктәп укучыларының БДИны ничек тапшыруын белмиләр әле», - дип җавап бирде. Әмма, күпьеллык күзәтүләр буенча, өч фәннән (рус теле, математика һәм физика) Россия буенча уртача балл ел саен уртача 10 процентка арта.

- Быел да уртача баллның артуын көтәбез. КДЭУда уртача балл болай да югарырак, ул Россия буенча уртача алганнан тизрәк үсә. Безнең институтларның директорлары билгеләп үткәнчә, Казан энергетика университетына яхшы белем алырга теләгән студентлар килә, шунлыктан уку йортыннан куылучылар юк диярлек, - ди ул.

Николай фон Эссен КДЭУда барлык бюджет юнәлешләренең дә популяр булуын ассызыклады. Әлеге тенденция инде берничә ел саклана. Шул ук вакытта вузда гуманитар бюджет юнәлешләре юк. Әмма барлык техник юнәлешләргә дә ихтыяҗ зур. Кагыйдә буларак, күбесенчә «Электр энергетикасы» юнәлешен сайлыйлар: биредә 300 урынга 1500 кеше документларын тапшыра.

Шунысын да искәртик: 2016 елда вузда «Гамәли информатика» дигән яңа юнәлеш ачылды һәм тиз арада абитуриентларның игътибарын җәлеп итте.

- Бездә ел саен «Электр энергетикасы» һәм «Җылылык энергетикасы» юнәлешләре рейтингта югары баскычны били. Университетта яшәү, үз планнарыңны тормышка ашыру өчен яхшы шартлар тудырылган. Уку йортын тәмамлаучыларны югары эш хаклары һәм соцпакет көтә. Өстәвенә, егетләр һәм кызларның 80 проценттан артыгы үз белгечлеге буенча эшкә урнаша, - дип сүзен йомгаклады Николай фон Эссен.

Быел университетта яңа юнәлешләр ачылмаячак. Әмма биредә әйдәп баручы энергетика компанияләре белән килешү төзүче студентларның саны елдан-ел арта. Аларга стипендия түлиләр, хәтта укыган өчен түләүне дә үз өсләренә алырга мөмкиннәр. Ләкин бер шарт белән: укуын тәмамлагач алар нәкъ менә шушы предприятиеләрдә эшләргә тиеш.

3. Казан илкүләм тикшеренү технология университеты

КИТТУ - көндезге бүлектә 1012 бюджет урыны. Бәяләргә килгәндә, иң арзанлы белгечлеккә - 97 мең 860, иң кыйммәтлесенә 161 мең 570 сум чыгарып салырга кирәк. Университетта «Наноматериаллар» дигән яңа юнәлеш ачылды.

КИТТУда белем алу бәясе уртача 25 процентка диярлек артты, нигездә, бу гуманитар юнәлешләр буенча. Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе урынбасары Елена Махтеева әйтүенчә, техник белгечлекләргә бәяләр 3-4 мең сумга күтәрелгән.



Әйтик, гуманитар белгечлекләргә минималь бәя - 97 мең 860 сум («Икътисад» һәм «Менеджмент»). Техник юнәлешләр буенча бәяләр 109 мең сумнан башланып, 161 мең 570 сумга кадәр җитә.

Елена Махтеева бәяләрнең барлык вузларда да артуын әйтә. Бу - быел Мәгариф һәм фән министрлыгының минималь чикне (ул 97 мең сумнан башлана) мөстәкыйль рәвештә билгеләве белән бәйле.

Быел университетта көндезге бүлектә 1012 бюджет урыны каралган. Ул узган ел белән чагыштырганда үзгәрешсез калган. Магистратурада исә урыннар саны күбәйгән.

«Мин абитуриентларның активлыгы артуны яхшы демографик вәзгыять белән бәйлим. Быел мәктәпне тәмамлаучылар саны кимрәк иде, алар физикадан имтиханны азрак тапшырды. Быел исә алар күп, шунлыктан абитуриентлар саны да арта», - ди Елена Махтеева.

4. Казан дәүләт аграр университеты

Авыл хуҗалыгы университеты - 700 бюджет урыны. Килешү буенча 889 абитуриент кабул ителәчәк, шуларның 313е - көндезге, 576сы - читтән торып уку бүлегенә. Университетта теге яки бу белгечлекне үзләштерү бәясе 60-110 мең сум тәшкил итә. Өстенлекле юнәлешләр: «Агроинженерия», «Агрономия», «Техносфера куркынычсызлыгы», «Җир төзелеше һәм кадастрлар».



Татарстанның аграр вузында белгечләрне 15 юнәлеш буенча әзерлиләр. Көндезге бүлектә 392 бюджет урыны каралган, моңа аспирантура һәм бакалавриат юнәлеше дә керә. Кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Гүзәл Фәсахова әйтүенчә, бюджет урыннары саны узган елгы күләмдә калган. Читтән торып уку бүлегендә 304 бушлай урын каралган.

- Күпләр техникум һәм көллият тәмамлап килгәнлектән, бездә нигездә читтән торып белем алуга өстенлек бирәләр. Алар эшләп укуны кулай күрә. Биредә икътисад һәм инженер юнәлешләренә ихтыяҗ зур, - ди ул.

Россиянең иң яхшы аграр вузлары унлыгына кергән университетта уку бәясе, барлык икътисади юнәлешләр буенча да («Икътисад», «Менеджмент», «Дәүләт муниципаль хокук», «Сыйфат белән идарә итү»), елына 60 мең сум тәшкил итә.

«Шәһәрнең башка югары уку йортлары белән чагыштырганда, бездә бәяләр арзанрак. «Агроинженерия», «Транспорт-техник машиналар һәм комплексларны эксплуатацияләү», «Табигатьтән файдалану экологиясе» кебек профиль юнәлешләрендә килешү нигезендә уку бәяләре Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләгән күләмдә калды, ул 110 мең 750 сум тәшкил итә», - диде Гүзәл Фәсахова.

Ул читтән торып уку бүлегендә бәяләр 18 мең сумнан башлануын билгеләп үтте. Биредә «Агрохимия», «Агроинженерия» һ.б. профиль юнәлешләре хакында сүз бара. Икътисади юнәлешләргә килгәндә, анысы бераз кыйммәтрәк - 30 мең сум.

Гүзәл Фәсахова кабул итү кампаниясенең барышы буенча тәүге күзәтүләре белән дә уртаклашты.

- Әгәр статистикага күз салсак, әйтик, «Җир төзелеше һәм кадастрлар» юнәлешенә бүген бер бюджет урынына 11 гариза кабул ителгән. «Техносфера куркынычсызлыгы» юнәлешенә дә конкурс зур - бер урынга 16 гариза. «Транспорт-техник машиналар һәм комплексларны эксплуатацияләү» юнәлешенә бер урынга 10 кеше дәгъва кыла. Профиль белгечлекләренә дә конкурс зур. Мисал өчен, «Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм технологияләр» юнәлешенә бер урынга 5 гариза тапшырылган. «Ландшафт архитектурасы» дигән яңа белгечлек белән кызыксынучылар саны да арта, биредә бер урынга 6 кеше дәгъва кыла, - дип ассызыклады ул.

Белгеч соңгы елларда вузда техника һәм технологияләр белән бәйле юнәлешләргә ихтыяҗ артуын билгеләп үтә. 2016 елда университетта керү баллы 160тан югарырак булган, кайбер белгечлекләргә 180 баллга да җиткән.

- Без сыйфатны беренче урынга куябыз, аеруча сәләтле абитуриентларны җәлеп итәргә тырышабыз. Бездә барлык студентлар да тулай торак белән тәэмин ителә, алар бик уңайлы, төп уку биналары белән янәшә урнашкан. Спорт комплексы бар, барысы да бер урында. Икътисад институты студентлары Карл Маркс урамында яши, - дип өстәде ул.

Студентка тулай торакта яшәү аена 310 сумга төшә. Яшь белгечләр өчен программалар да бар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган 50x50 стипендия программасы эшли. Студент предприятие белән килешү төзегәч, оешма аңа укуын тәмамлаганчы гадәти стипендия белән бергә 10 мең сум күләмендә акча түли. Моннан тыш, теләге булганнар максатчан белем алу турында килешү төзи, аның буенча студент практика үтәргә һәм предприятиедә билгеле бер вакыт эшләргә тиеш. Шул рәвешле, эшкә урнашу мәсьәләсе дә хәл ителә.

«Боларның барысы да безгә булачак студентларны җәлеп итә. Укуын тәмамлаган яшь белгечләргә кайбер ярдәм чаралары да каралган. Мисал өчен, университетны быел тәмамлаучылар үз районы, үз хуҗалыгына эшкә кайткач, 300 мең сум күләмендә акча алачак. Шулай ук аграр вузны тәмамлаган яшь белгечкә минималь хезмәт хакы күләмендә өстәмә акча түләнә, торакка субсидия дә каралган», - дип ассызыклады Гүзәл Фәсахова.

5. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты

КДАТУ - 650 бюджет урыны. Килешү буенча 1026 абитуриент кабул ителәчәк. Бәяләргә килгәндә, иң арзанлы белгечлеккә - 70 мең, иң кыйммәтлесенә 126 мең сум чыгарып салырга кирәк. Өстенлекле юнәлешләр: «Проектлау», «Мәдәни мирас объектларын реставрацияләү», «Шәһәр мохитен проектлау».

Вузда быел бюджет урыннары кимегән. Абитуриентларга 650 бюджет урыны тәкъдим ителә. Килешү нигезендә 1026 студент белем алачак. Вуз буенча уртача керү баллы 180гә тигез. «Төзелештә икътисад һәм идарә итү» институты исә абитуриентларны читтән торып уку бүлегенә (алар ял көннәрендә белем ала) кабул итә.

6. Казан дәүләт медицина университеты

КДМУ - 425 бюджет урыны. Килешү буенча 435 абитуриент кабул ителәчәк. Бәяләргә килгәндә, иң арзанлы белгечлекне үзләштерү - 74 мең, иң кыйммәтлесе 175 мең сумга төшәчәк. Өстенлекле юнәлешләр: «Дәвалау эше», «Педиатрия», «Стоматология».



КДМУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе әйтүенчә, бюджет урыннары саны, барлык төп юнәлешләр буенча да, узган елгы күләмдә (425) калган. Уку бәясе узган ел белән чагыштырганда якынча 5 процентка арткан. Бүген «Социаль хезмәткәр» юнәлешендә минималь бәя - 74 мең, «Стоматология» һәм «Дәвалау эше» юнәлешләрендә максималь бәя 175 мең сум тәшкил итә.

7. Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

КДВМА - 300 бюджет урыны. Уку бәясе - 77 мең 250 сум. Читтән торып уку бүлегендә - елына 20 мең сум. Ихтыяҗ зур булган белгечлекләр: «Ветеринария», «Зоотехния», «Стандартлаштыру һәм метрология».

Быел академиядә бюджет урыннары санын 300гә арттырдылар. Мисал өчен, «Ветеринария» профиль юнәлеше буенча узган елда 180 бушлай урын булса, быел ул 200гә җиткән. Бу - узган елга караганда бер төркемгә күбрәк дигән сүз.

КДВМАның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Рубин Каюмов билгеләп үткәнчә, быел академиянең кабул итү комиссиясенә абитуриентлар узган елдагы кебек агылып килми.

- Бу - кайбер чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан нәтиҗәләре (аерым алганда, биологиядән) әле билгеле булмауга бәйле. Без абитуриентлар әле килер дип көтәбез. Республикада демографик үсеш күзәтелә, мәктәпне тәмамлаучылар саны да артты, - диде ул.

Ул билгеләп үткәнчә, вуз өчен техникумнарны тәмамлаган абитуриентларның югары белем турында уйлавы мөһим. Шунлыктан, биредә көндезге бүлектә уку бәясен күтәрмәгәннәр, ул елына 20 мең сум тәшкил итә.

«Бу - хәтта авыл яшьләре өчен дә иң үтемле бәя. Мин шуны аңламыйм - ни өчен егетләр һәм кызлар шул рәвешле үз квалификациясен күтәрми. Техникум тәмамлаганнан соң алар эшкә урнаша һәм югары белем алуны кирәксенми. Моны ачыкларга кирәк - ни өчен шулай? Нигә алар югары уку йортларына теләмичә генә килә?» - ди Рубин Каюмов.

8. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты

КИТТУ-КАИ - көндезге бүлектә - 265, түләүледә 195 бюджет урыны. Уку бәясе 97 мең 860 сумнан башлап, 161 мең 570 сумга кадәр.

Быел әлеге техник вузда да федераль нормативлар нигезендә бәяләрне яңадан карарга туры килгән. КИТТУ-КАИда «Икътисад» юнәлешендә ул 30 мең сумга диярлек арткан. Хәзер биредә бер ел уку 97,8 меңгә төшәчәк. «Авиатөзелеш», «Очу аппаратлары двигательләре», «Самолет һәм вертолет төзелеше», «Авиация һәм ракета двигательләрен проектлау», «Техник эксплуатация» белгечлекләрен үзләштерергә теләсәң, 161 мең 570 сум акчаңны чыгарып салырга кирәк. «Судно төзелеше», «Океан техникасы», «Диңгез инфраструктурасы объектлары системотехникасы» юнәлешләренә дә бәяләр шундый ук.

9. Россия ислам институты

РИИ - 140 бюджет урыны. Килешү нигезендә белем алу - 150 урын (читтән торып уку түләүле). Бәяләр артык «тешләми» - елына 12 мең сумнан 20 мең сумга кадәр. Өстенлекле юнәлешләр: «Теология», «Лингвистика», «Журналистика».



«Институтта бәяләр күтәрелмәде. Бездә көндезге бүлектә бәяләр иң арзаны - «Теология» юнәлешендә елына 12 мең сум тәшкил итә. Читтән торып уку бүлегендә «Журналистика» - 15 мең, «Лингвистика» - 18 мең, «Икътисад» юнәлеше буенча белем алу 20 мең сумнан артмый», - ди Россия ислам институтының кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Рим Камалов.

«Теология», «Журналистика» һәм «Лингвистика» кебек бюджет юнәлешләренә быел көндезге бүлеккә 50 абитуриент кабул итәчәкләр. Коммерция юнәлешенә (читтән торып уку бүлеге) шулай ук 50 урын каралган, моннан тыш, биредә «Икътисад» (30 урын) һәм «Лингвистика» (30 урын) юнәлешләре дә бар. Көндезге бүлектә 4 юнәлеш ачылган. Магистратурада 2 юнәлеш: 10 кешене «Теология» кафедрасында көтәләр, 15 кеше көндезге бүлектә «Лингвистика» белгечлеген үзләштерәчәк. Шунысын да искәртик: быел Россия ислам институтында «Теология» юнәлешенә (биредә дистанцион технологияләр кулланып белем бирәчәкләр) читтән торып уку бүлегенә 80 кеше кабул итәргә ниятлиләр.

10. Казан инновация университеты (ИЭУП)

КИУ - 26 бюджет урыны (шуның өстенә 20 урынны вуз үзе түли). Бәяләргә килгәндә, иң арзаны - 44 мең (читтән торып уку бүлеге), иң кыйммәте - 118 мең 240 сум («Гамәли информатика», көндезге бүлек). Өстенлекле юнәлешләр: «Икътисад», «Юриспруденция», «Менеджмент».



2012 елдан РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге вузга төрле әзерлек юнәлешләре буенча бюджет урыннары бүлеп бирә. Шушы вакыт эчендә 400гә якын урын бүленгән.

«Университетта соңгы 5 ел дәвамында абитуриентлар санының сизелерлек артуы күзәтелә, безгә Татарстан районнарыннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә (Мурманскидан алып Сахалинга кадәр) укырга киләләр. Әгәр 2015 елда беренче курс студентлары арасында 44 төбәк вәкилләре булса, 2016 елда инде төбәкләр саны 50гә җитте», - ди КИУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Инна Тимирясова.

Әлеге вузда башка шәһәрләрдән килгән барлык студентлар да тулай торак белән тәэмин ителә. Өстәвенә, КИУда дистанцион белем бирү технологияләре дә актив үсеш кичерә. Әйтик, DistantКИУ махсус мобиль кушымтасы теләсә кайсы урында барлык уку материалларыннан файдалану мөмкинлеген бирә. Укытучылардан онлайн режимында консультация дә алырга мөмкин.



«Халыкара белем алу белән кызыксынучы абитуриентларга Европа, Америка һәм Кытай вузлары белән ике диплом программалары, җәйге мәктәпләр һәм студентлар алмашу программалары тәкъдим ителә. Студентлар, чит илдә практика үтү кысаларында, тиешле күнекмәләр алу белән бергә, әйбәт кенә акча да эшли ала. Мисал өчен, быел югары уку йорты Туризм академиясе (Греция) белән түләүле стажировка турында килешү имзалады. Быел шулай ук Ляонин университетында (Кытай) безнең уку йортын тәмамлаган егетләр һәм кызлар өчен бушлай магистратура хакында килешү төзелде», - ди Инна Тимирясова.



Июль башында урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча вузга 2 меңнән артык гариза тапшырылган.

Рейтинг бюджет урыннарының санына карап төзелгән. Анда башкаланың иҗади һәм спорт вузлары исәпкә алынмаган. Шунысын да искәртик: БДИ нәтиҗәләре имтихан биргәннән соң дүрт ел дәвамында гамәлдә. Әмма югары уку йортлары студентларны БДИ нәтиҗәләре буенча гына түгел, үзләренең иҗади сынаулары, әңгәмә үткәрү нәтиҗәләренә карап та кабул итә ала.


Илдар ӘЮПОВ

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев