Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанның кайбер урамнарында бер айга диярлек транспорт хәрәкәте чикләнә

1-29 август көннәрендә Казанда чиратлап кайбер урамнар ябылып торачак. Хәрәкәттә чикләүләр юлларның капиталь төзекләндерелүе белән бәйле. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә. Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр итүенчә, Кирпеч урамында (Гвардия урамыннан Толбухин урамына кадәр), Толбухин (9 нчы йорттан башлап Кирпеч урамына кадәр), Качалов (Назарбаев урамыннан Газ урамына...

1-29 август көннәрендә Казанда чиратлап кайбер урамнар ябылып торачак. Хәрәкәттә чикләүләр юлларның капиталь төзекләндерелүе белән бәйле. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.

Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр итүенчә, Кирпеч урамында (Гвардия урамыннан Толбухин урамына кадәр), Толбухин (9 нчы йорттан башлап Кирпеч урамына кадәр), Качалов (Назарбаев урамыннан Газ урамына кадәр), З.Космодемьянская ( Федосеевская урамыннан Бехтерев урамына кадәра), Кызыл позиция урамы (Н.Ершовтан Авиахим урамына кадәр) һәм Таежная (Дубровка урамыннан Машина төзүчеләре урамына кадәр) ябылачак.

Шәһәр Башкарма комитеты автомобиль йөртүчеләрне юл кагыйдәләренә буйсынырга чакыра һәм юл билгеләренә игътибарлы булырга кирәклеген искәртә.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев