Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанның Вахитов районындагы йортларның берсендә лифт янган

23 мартта Казанның Мехчылар урамындагы күпкатлы 4 нче йортта лифт януы турында хәбәр алынды, дип җиткерделәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Гадәттән тыш хәл турындагы хәбәр 14 сәгать 30 минутта үзәк пунктка алынган. Урынга коткаручылар, газ, электр хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм хезмәте, полиция хезмәткәрләре килгән....

23 мартта Казанның Мехчылар урамындагы күпкатлы 4 нче йортта лифт януы турында хәбәр алынды, дип җиткерделәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәл турындагы хәбәр 14 сәгать 30 минутта үзәк пунктка алынган. Урынга коткаручылар, газ, электр хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм хезмәте, полиция хезмәткәрләре килгән.

Йортта яшәүчеләр беренче катта лифт кабинасы януын җиткергән. Төтен 5 нче каттан 9 катка кадәр таралган. 14 кеше янгын сүндерүчеләр килгәнче үзләре йорттан чыга алса, тагын 11 кешене коткаручылар төтен баскан катларда йөреп, фатирлардан янгын маскалары кигереп, урамга чыгарган.

Янгын 5 минут эчендә сүндерелгән. Ачыкланганча, лифт кабинасында кәгазь һәм электрощит янган. Янгында беркем дә зыян күрмәгән. Беренчел фаразлар буенча, кабинада ут төртелгән. Хәзерге вакытта хәлне ачыклау эшләре алып барыла.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X